22 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Сарман" һәм "Җәлил" кинотеатрларында мөселман кинолары карап була
«Сарман» һәм «Җәлил» кинотеатрларында мөселман кино фестивале узу уңаеннан якташыбыз - Сарман кызы Чулпан Сафина катнашында «Мәдинә», Александровка кызы Лилия Камалиева катнашында төшерелгән «Җәза» кинофильмнары кайтты. Шулай ук татар телендә «Корыч», «Айсылу», «Тутык кыңгырау», «Күктау», «Ак чәчәкләр», «Рудольф Нуриев. Рудик» исемле татар мөселман киноларын да карарга була.
-
Сөлектә "менә!" дигән сыннар ясап куйганнар
Сөлек авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "менә!" дигән итеп сыннар ясап куйганнар. Алардан башлангыч мәктәптә дә калышмаганнар. "Сөлек башлангыч мәктәбенә Яңа елга йокыдан торып аю һәм кечкенә пингвин баласы килделәр. Менә алар безнең арада", дип язган Фәридә Әхмәтшина. Мәдәният йорты тирәсендәге сыннар фотоларын Рушания Даутова җибәрде.
-
"Сарман" газетасы Кыш Бабае призына волейбол ярышлары үткәрә
26 декабрьдә газета Кыш Бабае призына ир-атлар командалары арасында традицион волейбол ярышлары узачак. Бәйге 1нче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында (район мәдәният йорты бинасы) үтә. 9.20 сәгатьтә җирәбә салыначак, 9.30 сәгатьтә катнашучылар парады башлана. Ярышларның Положениесе
-
Сарман сәнгать мәктәбендә опекунлыкка алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды
Әлеге бәйрәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова инициативасы буенча оештырылды. Бәйрәмне оештыруда Башкарма комитетның балигъ булмаган яшүсмерләрне опекунлык һәм попечительлеккә алу буенча бүлеге баш белгече Зәния Вафина да зур өлеш керткән. Индира Сәхипова барлык балаларны, аларның әти -әниләрен район башлыгы Фәрит...
-
Сарманда Федераль монополиягә каршы хезмәт комиссиясе утырышы үтте
Бүген Сарман муниципаль район Советының кече утырышлар залында Федераль монополиягә каршы хезмәт комиссиясе утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел, район җитәкчеләре, төрле өлкә белгечләре, бизнес вәкилләре катнаштылар. Утырыш җәмәгать кабул итү эшчәнлеге кысаларында үткәрелде. Павел Анатольевич "Конкурентлыкны яклау" закончылыгында 2016 елдан...
-
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү яңадан башлана
Үзебезнең ялгышлык аркасында "Маймыл белән истәлеккә фото" катнашучылар өчен тавыш бирүне яңадан башларга мәҗбүрбез. Аның шартлары үзгәрми. Барлык катнашучылардан гафу үтенәбез.
-
Район командасы Республика Спартакиадасында икенче урынны яулады
3001 дән алып 6000 гә кадәр укучысы булган муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан Республикасының X укучылар Спартакиадасы үтте. Анда Сарман районы командасы икенче урынны алды, диплом һәм Кубок белән бүләкләнде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин шулай ук дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
"Җәлил" агрофирмасы коллективы ясаган сыннар тирә-якка ямь биреп тора
Кар сыннары бөтен районны бизәп торалар. Аларны ясауда "Җәлил" агрофирмасы да актив булды - территорияне Кыш Бабай белән Кар Кызы гына түгел, башка әкият геройлары сыннары да бизи.
-
"Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башлана
Хөрмәтле дуслар! "Маймыл белән истәлеккә фото" конкурсында катнашучылар өчен тавыш бирү башлана. Ул бер тәүлек буе дәвам итәчәк. Ул сайтның үзендә булачак, уң якта. Тавыш бирү