22 октябрь 2014 яңалыклары
-
Районда шикәр чөгендерен алу дәвам итә
Ул 6100 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 79 процентыннан алынды. Һәр гектарның уртача уңышы 280 центнер тәшкил итә. Барлыгы 170800 тонна татлы тамыр казылды һәм аның 129233 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Җирне төп эшкәртү дә тукталмый. Ул 63600 гектарда башкарылды.
-
Сарманда Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы уеннары узды
Сарман мәдәният йортында "Агай-эне ак мыек - бер-беребезне как мыек" дип аталган Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы уеннары үткәрелде. Анда өч команда катнашты: Саклаубаш авылыннан "Татарча сидром", Әхмәт авылыннан "Матур малай", Куҗак авылыннан "Дуслык учагы". Уеннар дүрт биремнән торды: "Сәламләү", "Разминка", "Ачык сәхнә", "Осталык дәресе". Беренчелекне "Татарча синдром" командасы яулады. Барлык...
-
Сарман районы командалары волейбол ярышларыннан призлы урыннар белән кайттылар
Күптән түгел Минзәләдә авыл районнарыннан булган 2000-2001 елгы егетләре һәм кызлары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Кызлар командалары арасында Алексеевск районы командасы җиңде. Алар финалда Сарман районы командасыннан көчлерәк булдылар. Өченче урынны Кукмара районы командасы алды. Егетләр командалары арасында Балтачы районы командасы җиңү яулады. Алексеевск районы командасы -...
-
Районның атна шәхесе – Фәридә Матурова
Матурова Фәридә Ибраһим кызы Җәлил район хастаханәсендә участок терапевты булып эшли. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1985 елда, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Аксубай санитария-эпидемиология станциясендә гомуми гигиена табибы булып башлый. Биш елдан ул Җәлил район хастаханәсенә эшкә күчә һәм менә инде егерме дүрт ел армый-талмый бистә халкы сәламәтлеге сагында тора,...
-
Сарманлылар "Халык инвентарьлаштыруы" акциясендә катнаша алалар
Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча үтә торган "Халык инвентарьлаштыруы" акциясе дәвам итә. Аның барышында һәркем буш, файдаланылмый торучы яки тиешенчә файдаланмаучы җир участоклары, биналар турында хәбәр итә ала. Район халкы бу мәгълүматны милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына 2-52-17 телефоны (факс) аша җиткерә ала. Шулай ук Marat.Ramazanov@tatar.ru электрон адресына юлларга мөмкин.