22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Зур Нөркәй мәктәбендә яңа банкнотларда Казан символлары өчен тавыш бирделәр
Бөтен ил буенча 200 һәм 2000 сумлык акчаларга бастыру өчен символлар сайлау бара. Бу эштә башлангыч Зур Нөркәй мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да актив катнаштылар, башкалабыз Казан символларын яклап, тавыш бирделәр.
-
Районда Өлкәннәр декадасында төрле чаралар планлаштырыла
Озакламый Өлкәннәр көне җитә. Шул уңайдан районда аңа әзерлек бара. Төрле чаралар, акцияләр, ярышлар оештырылачак. Өлкәннәр декадасында районда үтәчәк чаралар графигы
-
"РИТЭК" җәмгыяте район оешмаларына да булыша
«РИТЭК» җәмгыяте һәм «ЛУКОЙЛ» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗә ясалды. Анда районнан да берничә оешма катнашып, җиңүгә иреште. Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты конкурсның "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Өлкән кешеләр өчен уңайлылык - бәхетле картлык нигезе" дигән темада җиңеп чыкты. Грант акчаларына "Безнең кадерле...
-
Зур Нөркәйдә "Тимурчылар" отряды өлкәннәргә ярдәмгә килә
Безнең халыкта элек-электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Зур Нөркәй мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары үзләрендә шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары булдыру өстендә эшлиләр. Әлеге сыйныфта шефлык, тимурчылык эше планлы рәвештә алып барыла. Укучылар Суфия әбигә хуҗалык эшләрендә көчләреннән килгәнчә булышалар.
-
Илексаз мәктәбендә яңа банкнотларда Казан шәһәре рәсемнәренә тавыш бирү буенча класс сәгатьләре үтте
Бүген Илексаз мәктәбендә, 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда Казан шәһәре рәсемнәре урын алсын өчен тавыш бирергә өндәп, класс сәгатьләре узды. Укытучылар финалда актив булырга чакырдылар. «Казан - финалистлар сафында! Татарстан башкаласын яклап тавыш бирик! Сез бу адымыгыз белән үзегездә ватанпәрвәрлек сыйфатларын үстерәсез», - дип, мөрәҗәгать ителәр алар.
-
Район "Нечкәбил"ләре гаилә фестивалендә катнашты
17 сентябрьдә «Казан Арена» стадионында ана һәм гаилә матурлыгына дан җырлаучы фестиваль - «Нечкәбил» XII Республика бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда Татарстанның утыз районыннан кырык биш гаилә катнашты. Фестивальдә район данын Гөлшат Мостафина һәм Фәридә Шәйдуллина якладылар. Фестиваль, "Нечкәбил" дип аталса да, матур гаилә корып, балалар үстереп, гаилә һәм халык традицияләрен...
-
Сарманлылар автомобильдән бер көнгә баш тарталар
Бүген Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләргә ягулык таләп итә торган транспорт чарасыннан бер генә көнгә булса да баш тартырга тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә махсус чаралар да үткәрелә. Россиядә әлеге дата, күбесенчә, эре шәһәрләрдә үткәрелә.
-
Сарманда Хәниф Хәйруллин исеме белән бәйле истәлекле урыннар бар
Бүгенге көндә район үзәгендә Хәниф Хәйруллин исеме белән бәйле истәлекле урыннар бар. Ул укыган мәктәп бинасына (хәзерге вакытта - аграр көллият) мемориаль такта куелды, Сарманның иң яңа, иң матур урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Хәниф абыйның үзе салган һәм соңгы елларына кадәр яшәгән йортын балалары кадерле истәлек итеп саклыйлар, яңартып...