22 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена зур кунаклар килде
Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена зур кунаклар килде. Алар арасында көнчыгыш илләрен өйрәнүче, тарихчы, Петербург тарихы музееның фәнни хезмәткәре Ирҗан Йосыпов, рәссам Александр Черный, Башкортостан Республикасы татар бәкләре һәм морзалары Мәҗлесе әгъзасы Рәисә Мартынова-Дәүләтбаева бар иде. Алар музей бүлмәрен карадылар һәм Беренче Бөтендөнья сугышы герое, Георгий...
-
Сарманлылар автомобильдән бер көнгә баш тарталар
Бүген Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне автомобиль һәм мотоцикл йөртүчеләргә ягулык таләп итә торган транспорт чарасыннан бер генә көнгә булса да баш тартырга тәкъдим ителә. Кайбер илләрдә махсус чаралар да үткәрелә. Россиядә әлеге дата, күбесенчә, эре шәһәрләрдә үткәрелә. Без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәргән идек. Сораштыруда...
-
Сарманлылар "Безнең җырчы" бәйгесенең кастингында катнаша алалар
"Чаллы-ТВ" телерадиокомпаниясе "Күңел" радиосы белән берлектә "Безнең җырчы" телевизион бәйгесенең икенче сезонын игълан итә. Сарманда кастинг 9 октябрьдә үтәчәк. Бәйгедә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрле кешеләр катнаша алалар. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85559) 2-50-07. Тулырак мәгълүмат - tvchelny.ru сайтында.
-
Сарман редакциясе "Җәйнең иң матур мизгелләре" дигән фотоконкурс игълан итә
Кадерле дуслар! Менә салкын көзләр дә килеп җитте. Берәүләр мичләренә ныграк яга, икенчеләр җылырак киенергә тырыша. Без, җылы вакытларны иске төшерер өчен, яңа конкурс игълан итәбез. Ул "Җәйнең иң матур мизгелләре" дип аталачак. Сез матур дип исәпләгән фотоларыгызны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Үзегезнең кем, кайдан икәнегезне һәм фотода нәрсә...