22 июнь 2017 яңалыклары
-
Район муниципаль хезмәткәрләре яңача ял итәчәкләр
Бүген моңа бәйле закон проекты кабул ителде. (Казан, 22 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Муниципаль хезмәткәрләрнең ял вакыты хәзер кыскарак булачак. Моңа бәйле "Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 нче һәм 25 нче матдәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы ТР закон проекты беренче укылышта һәм тулаем бүген парламентның 29 нчы утырышында кабул...
-
Тиздән районда Сабантуйлар үтәчәк
Районда Сабантуйларның июль аенда булачагын без хәбәр иткән идек. Билгеле булганча, быел Сабантуй район үзәгендә - 1 июльдә, Җәлил бистәсендә һәм авылларда 2се булачак. Кайбер җирлекләрдә ул шулай ук 1се үтәчәк, тик Сарман Сабантуеннан соң. Ләке авылында Сабантуй 8 июльгә планлаштырылган - аны Питрау бәйрәме белән бергә үткәрергә уйлыйлар. Игътибарлы...
-
Парашют белән сикерәсең киләме? Лагерьга бар!
Минзәлә районында "Патриотлар үстерәбез" хәрби-патриотик лагерьның беренче сменасы бара. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 3-9 июль көннәрендә - икенче, 21-27 июльдә өченче смена үтәчәк. Ана 12-17 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша алалар. Бар әйбер дә бушлай. Парашют белән сикерү бар. Лагерьга барырга теләүчеләр район мәгариф белән яшьләр эше, спорт...
-
Сарман балалары – тынычлык яклы
Бүген, 22 июнь көнне, Сарманның үзәк Ял паркында Сарман гимназиясе һәм Сарман сәнгать мәктәбе, Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, асфальтта рәсемнәр конкурсы үткәрделәр. Гимназия яны лагерендә ял итүче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары җитәкчелегендә төрле буяулар белән сугыш темасын чагылдырдылар. Ә иң яратып ясаган рәсемнәре тыныч тормышны чагылдыручы матур йорт, якты...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – дөге һәм ананас белән тавык
Сезгә дөге һәм ананас белән тавык рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тиресез һәм сөяксез тавык түшкәләре - 2 данә; - ананас - 1 данә; - арборио дөгесе - 100 грамм; - башлы суган - 1 данә; - тозлы җир чикләвеге - 50 грамм; - кызыл чили борычы - ½...
-
Сарман урта мәктәбе лагеренда ябылу тантанасы үтә
Бүген Сарман урта мәктәбендә эшләп килүче "Салават күпере" лагере үз эшен тәмамлый. Ябылу тантанасында балалар төрле уеннарда катнашалар, концерт номерлары күрсәтәләр. Әлегә алар төшке ашка бүленеп тордылар, аннары кече Сабантуй үтәчәк.
-
Рангазарда сугыш ветераны Мөхәммәтхан Ситдыйков вафат булды
Шушы көннәрдә Рангазар авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Ситдыйков Мөхәммәтхан Ситдыйк улы вафат булды. Аңа 92 яшь иде. Мөхәммәтхан абый 1943 елда сугышка китә. Новгород-Северский шәһәре янындагы сугышларда каты яралана, кулын югалта. Ындыр табагында үлчәүче, фуражир, ревкомиссия әгъзасы, мәктәптә хуҗалык мөдире, китапханә хезмәткәре, иминиятләү агенты вазыйфаларын башкара. Тормыш иптәше...
-
Сарманда "Хәтер шәме" кабыздылар
Бүген илебездә - Хәтер һәм кайгы көне. Шул уңайдан кичә, 21 июнь көнне, кич белән сарманлылар илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориалдагы Мәңгелек ут янында "Хәтер шәме"н кабыздылар. Сарманлылар - олысы һәм кечесе иң элек Бөек Ватан сугышы кырларында башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Татарстан...
-
Иртәгә район үзәк ял паркында "Кияү балакай" дигән фильм күрсәтәчәкләр
Иртәгә, 23 июньдә, район үзәк ял паркында "Сарман" кинотеатры "Кияү балакай" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 20.30 сәгать. Рәхим итегез!