22 март 2016 яңалыклары
-
Александровкада яшәүче Аляшевлар – авылда бердәнбер керәшеннәр
Александровка авылында яшәүче Анна һәм Иннокентий Аляшевлар, гадәти генә гаилә булсалар да, төрле милләт вәкилләре яшәгән бу авылда бердәнбер керәшеннәр икән. Иннокентий абый тумышы белән - Мөслим районыннан, Анна апа исә - Түбән Чыршылыныкы. Алар былтыр икесе дә 80 яшьлек юбилейларын билгеләп үткәннәр. Бергә яши башлауларына 58 нче ел киткән...
-
Сарманлылар сайтка котлаулар һәм белдерүләр бирә алалар
Хөрмәтле дуслар! Безнең сайтка сез котлаулар бирә аласыз. Дусларыгызны, якыннарыгызны туган көннәре, никах-туйлары, гаилә бәйрәмнәре, һөнәри бәйрәмнәре белән котлау мөмкинлеге бар. Аларга оригиналь бәйрәм котлавы ясагыз һәм онытылмаслык күтәренке кәеф өләшегез! Изге теләкләрегез "ВКонтакте" челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә дә урнаштырылачак. Тәбрикләүләрне еракта яшәүче туганнарыгыз да күрә алачаклар. Шулай...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – банан белән йомырка тәбәсе
Сезгә банан белән йомырка тәбәсе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 30 миллилитр; - крахмал - аш калагының ½; - банан - 1 данә; - яшеллек - тәм буенча; - тоз - 1 чеметем; - тавык йомыркасы - 3 данә. Бананны телемләп яки түгәрәкләп турыйбыз һәм аз гына...
-
Район авыл җирлекләрендә үткән референдумнарның нәтиҗәләре билгеле булды
20 мартта районның 21 авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләләренә кагылышлы референдумнар үтте. Сезне аларның нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Азалак авыл җирлеге. 600 кеше килде (83 %). 96 % кеше "Әйе" дип җавап бирде. Александровка авыл җирлеге. 565 кеше килде (74,9 %). 87,3 % кеше "Әйе" дип җавап бирде. Әлмәт авыл җирлеге....
-
Зур Нөркәй мәктәбендә чираттан тыш ата-аналар җыелышы уздырылды
Туберкулезга каршы көрәш атналыгы кысаларында Зур Нөркәй мәктәбендә чираттан тыш ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышка Нөркәй участогы педиатры Ләйсән Рафиковна чакырулы иде. Ул туберкулез авыруын кисәтү чаралары турында сөйләде. Яшь балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең бу авыруны авыр кичерүләрен әйтеп үтте. Авылыбызның фельдшеры Фәридә Котдусовна манту ясаган вакытта барлык балаларның да...