22 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – төсле кәбестә һәм помидордан салат
Сезгә төсле кәбестә һәм помидордан салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - помидор - 2 данә; - каты сыр - 50 грамм; - сарымсак - 2 тырнак; - тартылган кара борыч, тоз - тәм буенча; - майонез - 1 аш калагы; - төсле кәбестә - 1 данә. Бик зур булмаган...
-
Сарман районы командасы чаңгы узышларында җиңде
Сарманда Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы узышлары буенча республика чемпионаты үтүе турында без хәбәр иткән идек. Ул тәмамланды. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча анда Сарман районы командасы җиңде. Саба районы командасы - икенче, Ютазы районы командасы өченче булдылар.
-
Район үзәк чыршысына тавыш бирү өчен нибары дүрт көн калды
Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул 26 январьга 23:59 сәгатькә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында күрергә теләсәгез (ул...
-
Сарманда авыл районнары командалары арасында чаңгы узышлары буенча республика чемпионаты үтә
Кичә Сарманда "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында чаңгы узышлары буенча республика чемпионаты старт алды. 17 районнан командалар катнаша. Классик шуу белән хатын-кызлар - 5 километр, ир-атлар 10 километр арада көч сынаштылар. Бүген ярышлар эстафета белән дәвам итәләр.
-
Район газетасына язылу дәвам итә
Арагызда «Сарман» газетасына 2017 елның беренче яртысына язылмый калучылар да бармы әллә? Ә районның соңгы яңалыкларын, андагы кызыклы вакыйгалар турында бүтән каян белә аласыз? Боларның һәрберсеннән хәбәрдар булуның бердәнбер юлы - газетаны уку. Аңа бүгеннән язылсагыз, ул өегезгә 1 февральдән килә башлаячак. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Газетага альтернатив язылу (редакциядән...