21 декабрь 2018 яңалыклары
-
Бүген ноябрь аеның иң алдынгы терлекчеләре бүләкләнде
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең нәсел эше буенча бүлек начальнигы Дамира Ханнанова, ферма-комплексларда булып, ноябрь аенда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Район эчке эшләр бүлеге бинасы төзекләндерелә
Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенең административ бинасына реконструкция быел көзгә кергәндә башланган иде.
-
Аграр көллиятне аюлары онытмый
Район оешмалары, учреждениеләре яннары, традиция буенча, Яңа ел алдыннан кар сыннары белән бизәлә.
-
2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләрен кертүне мәҗбүри итәргә мөмкиннәр
Эшкә беренче тапкыр урнашкан хезмәткәрләргә бары тик электрон хезмәт кенәгәләре генә ачачаклар.
-
Илсөя Бәдретдинова: Илфак үлгәч, “чукучылар” күп булды
Җырчы үзенең иҗат төркеме белән “Кызыл таң” редакциясендә кунакта булды.
-
Сарманлыларга яңа 2019 ел өчен йолдызнамә
Кытай календаре буенча Сары Җир Кабаны елы килә. Яңа елдан ниләр көтәргә?
-
Римма Ратникова Татарстан журналистлар берлеген йөз еллыгы белән котлады
Казан журналистлар берлеген төзү турында карар 1918 елның 21 декабрендә кабул ителгән.