21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда республика семинар-практикумы үтте
Бүген районда "Белем бирү процессын нәтиҗәле тормышка ашыруның төп шартларыннан берсе буларак, укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү" дигән темага республика семинар-практикумы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика районнары мәктәпләре директорлары, аларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, психологик-педагогик медицина-социаль үзәкләрнең җитәкчеләре, психолог-педагоглар һәм башкалар катнаштылар. Тулырак язманы газетаның...
-
Үлчәүләр нәрсә ярата, яки Иске Кәшер авылында яшәүче Разия Рамазановадан "Дуслык" пирогы рецепты
Үлчәүләр һәрнәрсәне матур итеп күрергә тырыша. Туклану өлкәсендә дә нәкъ шулай. Үлчәүләр ашарга бик тә ярата, алай да чама хисен онытмый. Тәмле һәм файдалы ризыкларны да тигез күләмдә сайлый. Бу йолдызлык астында туганнар әзерләнгән ашларның табынга чыгарылу рәвешенә аерым игътибар бирә. Тик алар йомыркадан ак чәчәк, кишердән йолдыз ясап вакыт...
-
Сарманда Призывниклар көне үтте
Бүген "Сарман" кинотеатрында Призывниклар көне үтте. Анда муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, Әфган сугышы ветераннары, Илнур хәзрәт, Александр атакай, булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре катнаштылар. Чара концерт...
-
Районда атна шәхесе – Резедә Кәлимуллина
Кәлимуллина Резедә Камил кызы 1960 елның 3 февралендә туа. Мәктәпне тәмамлауга, аның алдына "Кем булырга?" - дигән сорау килеп басмый. Кечкенәдән үк гомер буе суд системасында хезмәт куйган Рәйханә апасы янында уралырга ярата, бу хезмәтнең кайбер нечкәлекләренә төшенә. Шуңа күрә, кулына аттестат алуга ук, район судына эшкә килә, суд утырышы...