21 март 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә полиция хезмәткәрләренең чираттагы рейды үтте
21 мартта Җәлилдә ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең чираттагы рейдларына чыктылар. Бу юлы алар балалар өчен махсус креслоларны яхшылап тикшерделәр. Бу көнне Җәлил юлларында күпме хокук бозучы тотылганын газетаның алдагы саннарында укыгыз.
-
Сарман районында ришвәтчелек юк, диярлек
Бервакыт Гомәр хәлифә хөкүмәт эшләрен эшләп утырганда, аның янына иптәше Габдрахман килә. Дустын күргәч, Гомәр, янып торган шәмне сүндерә дә, яңасын кабыза. Габдрахман, аптырап: - Әй, мөселманнарның башлыгы, син нигә бер шәмне сүндереп, икенчесен яндырдың? - Син килгәндә, мин хөкүмәт эшләрен эшләп утыра идем, ә синең белән шәхси эшләр турында...
-
Чукмарлыдан Ренат Муханов: "Сарманны" мин яратам!"
1 апрельгә игълан ителгән фотоконкурсыбыздан күренгәнчә, кечкенә дусларыбыз район газетасын бик яратып укыйлар. Хәтта аларга бер яшь тә тулмаган булса да. Менә Чукмарлыдан ун айлык Ренат Муханов газетаны укып кына калмый, аңа багышлап шигырь дә яза: 10 ай гына дип тормыйбыз, Сарманны без укыйбыз. Район яңалыкларын, Һичтәген калдырмыйбыз. Сүрәтләре хәзер...
-
Каташ Каранда халык Нәүрүз бәйрәмендә күңел ачты
Бүген Каташ Каран авылында Нәүрүз бәйрәме уздырдылар. Аны мәктәп, китапханә хезмәткәрләре, "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә оештырдылар. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, ярминкә эшләде. Бәйрәм котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барды, традицион карачкы яндыру, боткадан авыз итү, коймак белән чәй эчүләр дә булды. Тулырак язманы газетаның...
-
Сарманлылар йокы көнендә дә уяулык күрсәтәләр
Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады. Ул һәр елны март аеның өченче җомгасында уздырыла. Бу елны ул 21 мартка туры килде. Ул дөрес йокы пропагандасына, йокы белән бәйле булган проблемаларга игътибарны көчәйтергә, аларны булдырмый калдыру ысулларын табарга юнәлтелгән.
-
Петровка Завод мәктәбе укучысы Әнис Хәбибелхаков укырга да, тәмле ризыклар пешерергә дә өлгерә
Әнис Хәбибелхаков Петровка Завод мәктәбенең унынчы сыйныфында гел "4" ле, "5" ле билгеләренә генә укый. Спорт белән шөгыльләнергә ярата. Аеруча волейболны үз итә. Мәктәптән соң теләге: стоматолог булу. Әнис мәктәптә үтә торган барлык чараларда да теләп һәм актив катнаша. Авыл җыены уңаеннан оештырылган ярминкәгә ул әнисе Иркә белән бергә әзерләгән...
-
Мырауҗан "Сарман" газетасын яратып укый
Сарманнан Алия Сәлахованың песие Мырауҗан газетабызны шулкадәр яратып укый, хәтта йоклаганда да аны үзеннән калдырмый. Менә бу юлы ул каргалар турында мәкаләне укып, төшендә аларны тотканын күреп ята.
-
Сарман районында язгы ташуга әзер торалар
Быелгы язгы ташу апрель аеның беренче ункөнлегендә булыр, дип көтелә. Метеорология үзәге мәгълүматларына караганда, кышка кергәндә, Көнчыгыш Кама артында туфрактагы дымлылык нормадан артыграк булды. Кыш ун көнгә сузылган тотрыклы салкыннары белән истә калды. 15 мартка исә безнең районда кар катламының уртача биеклеге - 30-35 сантиметр, карда су запасы - нормага...