21 февраль 2018 яңалыклары
-
Тыныч йокы, тәмле төш сезгә, дусларым
Матур булсын, тыныч булсын, рәхәт булсын кичләрегез.Чын йөрәктән әйткән сүзләрем. Сезнең белән күңелемне җылытам салкын төннәрендә кышларның. https://pixabay.com/ru/photos/
-
Район мәдәният йортында "Егет солтаны" бәйгесенең район туры узды
Анда катнашкан егетләр үзләрен тапкырлыкта да, көчтә дә сынадылар. Бәйгенең җиңүчесе булып Зур Нөркәй мәдәният йорты исеменнән чыгыш ясаган Азалак егете Кирилл Гайфуллин табылды. Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
Сарман «Лилия» бакчасы нәниләре Габдулла Тукайның әкиятләрен мультфильм рәвешендә карадылар
«Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасы нәниләренә, Катыш Каран белем биру мәктәбендә, укучыларга "Тел коне" унаеннан «И туган тел и матур тел» дип исемләнгән, балаларда уз теленә хөрмәт һәм аны ярату, белем алу чарасы буларак, аңлы караш тәрбияләу максатыннан бөек язучыбыз Габдулла Тукайның әкиятләрен мультфильм рәвешендә курсәтелде.
-
«Сарман» киноучреждениесы 3 нче урында
20 февраль көнне - кино өлкәсендә еллык эш нәтижәләре буенча Казанда семинар киңәшмә утеп, республика куләмендә «Сарман» киноучреждениесы 3 нче урынны яулаганы билгеле булды. Шул уңайдан киноучреждение директоры Р.М.Шарафутдинов мактау кәгазе, ә киноучреждение коллективы 3 нче дәрәжә диплом белән буләкләнде. Буләкләр Татаркино директоры Айтуганова Миләушә Лябибовна тарафынннан тапшырылды.
-
Сарман урта мәктәбендә Халыкара туган тел көне уңаеннан төрле чаралар үтте
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне.Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы...
-
Сарайлы авылы китапханәчесе Халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар уздырды
Сарайлы авылы китапханәчесе Габдрахманова Зәнфирә укытучылар Газизова Марсилия һәм Фазлыева Гөлфия белән берлектә Халыкара Туган тел көненә багышланган чаралар уздырды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр әйтештеләр, табышмаклар чиштеләр.
-
Сарман "Ләйсән " балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көнен зурлап үткәрделәр
Әтиләр - гаиләнең терәге. Элек-электән үк бу шулай булган. Әтиләргә хөрмәт, алар белән горурлану, аларны чиксез ярату хисләре тәрбияләү балалар бакчасында да дәвам ителә. Әтиләр - ил сакчылары да. Ватанны саклаучылар көнен "Ләйсән" балалар бакчасында зурлап үткәрү традициягә әйләнде. Икенче кечкенәләр төркеме балалары да бу бәйрәмгә зурлап әзерләнделәр: әтиләренә бәйрәм...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр
17 нче февраль көнне Зур Нөркәй урта мәктәбенең I сыйныф укучылары «Рәхмәт сиңа, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар . Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады....
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында "Ягез әле, әтиләр!" исеме астында кичә узды
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасында уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, әтиләр!" исеме астында кичә булып узды. Кичә бик күңелле барды: балалар матур итеп әтиләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөләделәр, уеннар уйнадылар. Ә әтиләр җитезлектә, тапкырлыкта, уңганлыкта сыналдылар. Үзләренең булган, иң яхшы әти булуларын расладылар. Ул: кызларына прическа ясау...
-
Районда узган рейд нәтиҗәләре
16, 17, 18 көннәрендә юл иминлеген тәемин итү максатыннан кичке һәм төнге вакытларда ЮХИДИ рейдлары узды. Ялларда үткәрелгән комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 17 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Алар арасында 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш 3 укылмый торган дәүләт номеры белән йөрүче, 5...
-
Райондашларны мәдәният йортында көтәләр
Татарстан Республикасының «Яшьләр һәм уңышлылар» иҗтимагый хәрәкәте тәкъдим иткән, 22 февральдә район мәдәният йортында булачак «Сорнай» ансамбле концертыннан соң райондашларны С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары белән очрашу көтә. Алар 26 февральдә мәдәният йортында «Яшенле яңгыр» («Гроза», А.Н.Островский) спектаклен күрсәтәчәкләр. Башлана 13.00 сәгатьтә. 12+
-
Бәйрәм уңаеннан Саклаубашта ярышлар оештыралар
23 февральдә Саклаубаш мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл яшьләре командалары арасында волейбол ярышлары уздырыла. Алар 9.00 сәгатьтә башлана. Ярышларга рәхим итегез!
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Валиев Илгизәр
Саклаубаш авылында яшәүче - Валиев Илгизәр Әнәс улы.