21 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел борчак белән коймак
Сезгә яшел борчак белән коймак рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 1 стакан; - көпшәкләгеч - ½ чәй калагы; - сөт - 2/3 стакан; - тавык йомыркасы - 1 данә; - сарымсак - 1 тырнак; - киптерелгән тимьян, тартылган кызыл борыч, тоз - тәм буенча; - яшел борчак...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев белән очраштылар
Бүген Сарман урта мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, җырлар авторы, җырчы, композитор, артист Алмаз Хәмзин һәм "Сабантуй" газетасы хезмәткәре, балалар язучысы Алмаз Гыймадиев укучылар белән очрашты. Алмаз Хәмзин үзе язган җырларын башкарды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашу бик күңелле узды, һәр балага "Сабантуй" газетасы бүләк ителде.
-
Районның үзәк чыршысы өчен тавыш бирергә нибары биш көн калды
Республиканың Иҗтимагый палатасы декабрь аенда "Муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" конкурсы игълан иткән иде. Ул 26 январьга 23:59 сәгатькә кадәр барачак. Конкурста Сарманның үзәк ял паркындагы чыршы да катнаша. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, халык арасында үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Үзебезнең чыршыны җиңүчеләр арасында күрергә теләсәгез (ул...
-
Район халкы ышаныч телефоннары буенча шалтырата ала
Аноним рәвештә шалтырату өчен ышаныч телефоны (Казан шәһәре): 8(843) 231-45-45; район эчке эшләр бүлегенең дежур хезмәте: 8(85559) 2-47-02; район прокуратурасы: 8(85559) 2-41-66; муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Миннеголов Наил Нәҗип улы: 8(85559) 2-61-25; коррупцион хокук бозуларны кисәтү буенча вазифаи зат Шәяхмәтова Гөлназ Кәшиф кызы: 8(85559) 2-43-38.
-
Сарманлылар бер-берсе белән "җан җылысы" бүлешә
21 гыйнварда Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелә. Бу көнне таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга ярый. Күп илләрдә флешмоблар (масштаблы акцияләр) үткәрелә. Соңгы елларда Россиядә дә әлеге акцияләрдә халык актив катнашырга тырыша. Шулай булгач, бүген кырыгызга кочаклашырга таныш булмаган кеше килсә, аннан читләшмәгез һәм аны куып җибәрмәгез - үзенчәлекле ырым буенча,...