21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сарман "Шәфкать" үзәгендә ветераннар белән очрашу үтте
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ветеран хәрәкәте активлары белән очрашты. Ул иң элек үзәктә дәваланучылар өчен тудырылган шартлар белән танышты, дәвалау кабинетларында, яшәү бүлмәләрендә булды. Аннан соң Фәрит Мөнәвирович ветераннарга узган ел районда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина...
-
Район мәдәният йортына атаклы артистлар килә
Тиздән район мәдәният йортында кызыклы афишалар көтелә. 10 февральда Сарманга "Кредит" юмор төркеме "Һәр заманның үз көе" дип аталган шоу-программасы белән килә. Керү бәясе 250 сум булачак. 27 февральда (15 февральдагысы күчерелә) сарманлыларны үз җырлары белән Ринат Рәхмәтуллин сөендерәчәк. 2 мартта район тамашачысы Фирдүс Тәмаев концертын үз күзләре белән күрә...
-
Сарманлылар бер-берсе белән "җан җылысы" бүлешә
21 гыйнварда Халыкара кочаклашу көне билгеләп үтелә. Бу көнне таныш булмаган кешеләрне дә кочакларга ярый. Күп илләрдә флешмоблар (масштаблы акцияләр) үткәрелә. Соңгы елларда Россиядә дә әлеге акцияләрдә халык актив катнашырга тырыша. Шулай булгач, бүген кырыгызга кочаклашырга таныш булмаган кеше килсә, аннан читләшмәгез һәм аны куып җибәрмәгез - үзенчәлекле ырым буенча,...
-
Сарманлыларның студент еллары нәрсә белән истә калган?
25 гыйнвар Россиядә, гореф-гадәт буенча, студентлар көне дип санала. Аның үз атамасы да бар - Татьяна көне. Әлеге дата якынлашу уңаеннан без "ВКонтакте" сайтында интернет кулланучыларыбыздан студент еллары нәрсә белән истә калганын белергә булдык. Җавапларны комментарийларда калдырырга кирәк.
-
Районның атна шәхесләре – Зөлфирә Насыбуллина һәм Фәридә Хөснимөхәммәтова
Зөлфирә Насыйбуллина Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм, шул ук вакытта, иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Моның өчен җырлый-бии,...