“Юлдаш” ансамбле халыкара фестивальдә җиңү яулады
16 ноябрь көнне Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче яшьләрнең “Наше время – Безнең заман” XIV республика телевизион иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Быел бәйге беренче тапкыр халыкара статус алды.