«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» платформасын 61 мең татарстанлы куллана
«Дәүләт хезмәтләре. Минем мәктәп» цифрлы платформасы Татарстанның 61 мең кешесенә ярдәмчегә әверелде, аларның 71 проценты — ата-аналар. «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, ил буенча бу мобиль кушымтадан файдаланучыларның гомуми саны инде 12,2 миллионнан артып киткән.