Ленин урамында урам бәйрәме гөрләде
Кичә – 23 майда район үзәгендәге Ленин урамында «Тәрәзәңдә утың бар» дигән урам бәйрәме үткәрелде. Аны районыбызның күренекле журналисты, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәйханә Мирсәетова оештырды. Аңа шул урамда яшәүчеләр, тирә-күршеләр һәм иҗатташ дуслары ярдәм иттеләр.