Россия Социаль фондының ТР бүлеге төбәк халкын сак булырга һәм мошенниклар хәйләләренә эләкмәскә өнди!
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хәбәр иткәнчә, төбәктә яшәүчеләргә фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтырату һәм ялган юл белән шәхси мәгълүматлар әйттерү очраклары ешайган.