Сарманда «Илһам чишмәсе» гөрләде
Бүген районда якташыбыз, бөек җырчы, Сарман районының шәрәфле гражданы, Татарстанның, Каракалпакстанның, Россия Федерациясенең халык артисты, күп төрле исемнәр иясе һәм премияләр лауреаты Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан төрле чаралар оештырылды.