Сарманнан Марсель Сәлемгәрәев яшәү ямен хезмәттә күрә
Районыбызда яшәү ямен хезмәттә күрүчеләр аз түгел. Андыйлар, гомерне яңадан башлау, сайлау мөмкинлеге булса, мөгаен, шул ук юлны кабат үтәрләр, шул ук һөнәрне сайларлар иде. Сарманда яшәүче Марсель абый Сәлемгәрәев хакында да шушы ук сүзләрне әйтергә мөмкиндер. Инде сиксәннең өске ягына чыкса да, эштә үткән гомере, яратып башкарган хезмәте өчен зур горурлык хисләре кичерә ул.