«Пешерә белү тормыш итәр өчен кирәк», — ди Урта Кәшер авылы егете
Рөстәм Рәшитов Урта Кәшер авылында туып-үскән. Иске Кәшер урта мәктәбендә 9 сыйныфка кадәр белем алганнан соң, кечкенәдән пешерергә яраткан егет, һич икеләнмичә, Сарман аграр көллиятенең пешекчеләр әзерләү төркеменә укырга керә.