Уразага кайчан ният кылырга кирәк?
Ният кешенең ураза тотуына йөрәге белән юнәлүеннән гыйбарәт. Башка гыйбадәтләрдәгечә, уразада да ният әйтү шарт. Без хәнәфиләр фикеренчә, ният уразаның шарты була, нигезе түгел. Гыйбадәтне гореф-гадәтләрдән аеру өчен, уразаны ниятсез тоту дөрес булмас. Югарыда әйтелгәнчә, кешенең ихлас күңелдән уразалы булуын белүе җитә. Тел белән әйтелгән ният шарт түгел. Ләкин тел белән дә ният әйтеп, күңелдәгене ныгыту мәндүб була.