Ир-ат өчен кем өстенрәк: әнисеме яисә хатынымы?
Бервакыт сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына берәү килеп: «Әниемә нинди хөрмәт күрсәтсәм, аның ризалыгына ирешермен, аның алдында булган бурычымны үтәрмен икән?» – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) җавап итеп: «Әгәр әниеңне кулыңа күтәргән килеш Мәдинәдән Мәккәгә барып, Хаҗ гыйбадәте үтәсәң дә, бу әниеңнең сине тапкандагы бер тулгагына да тормый», – дигән. Адәм баласының анасына карата мәрхәмәтле һәм мәхәббәтле булырга кирәк икәнлеген искәрткән сүзләр бу.
Ана хакы һәм ана кадере турында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.