Райондашыбызның җырлары белән яңа җыентык чыккан
Узган ел ахырында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе нәни дусларыбыз өчен яңа проект тәкъдим иткән - Татарстан Республикасының халык артисты, профессор Миңгол Галиев мөхәррирлегендә “Туган телдә җырыбыз” дип исемләнгән ноталы басма - балалар һәм яшүсмерләр өчен җырлар җыентыгы нәшер ителгән. Анда тупланган җырлар төрле темаларга бүленгәннәр һәм текстлары ноталары белән бергә тәкъдим ителгән. Ул балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, төрле түгәрәкләрдә тантаналы кичәләр уздырганда укытучыларга, тәрбиячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә менә дигән методик кулланма.