Хәерле, матур иртәләр телибез сезгә дуслар! Көнегез күңелле вакыйгаларга бай булсын, барыр юлларыгыз уң булсын. Аллахы тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын.
Һәр яңа көн безнең өчен бер мөмкинлек,
Башлар өчен өр яңадан, чиста биттән.
Кичәге көн арттан калган, үткән инде,
Оныт аны, ул башка юк, булган- беткән!
Яңа көнне кабул итик бүләк итеп,
Яшәп калыйк, яшьнәп калыйк, сөеп калыйк!
Тормыш матур, яшәү рәхәт- шуны анлап,
Гомерләрнең кадерләрен тоеп калыйк!
Мөмкинлектән файдаланмау-...