"Сарман" газетасы - Сарман районы
Көлке көне уңаеннан Зур Нөркәй мәдәният йортында үткәрелгән концертта Каташ Каран авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре, нәфис сүз һәм юморлары халыкка бик ошады.
Безнең "Иң матур кош оясы" конкурсында беренче катнашучыларыбыз бар - Яңа Әхмәттән Булат һәм Илшат Гыйльфановлар. Алар сыерчык ояларын әтиләре белән бергә ясаганнар.
Соңгы арада ялган товар сату "модага керде". Кичә без сезгә бер шундый очрак турында хәбәр иткән идек. Хәзер әйләнешкә ялган май да кереп китте. Андый майның кабы 20 сум тора. Бу шик уятмыйча калмый. Шулай ук составында пальма мае һәм сәламәтлеккә зыян сала торган башка катнашмалар булган сөт, май сатыла....
Март-апрель - кошларны каршылау айлары. Кичә Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбендә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелде. Укучылар рәсем һәм кош оялары ясау конкурсларында актив катнаштылар. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ләшәү Тамак балалар бакчасында Көлке көнен билгеләп үттеләр. Балалар биеделәр, җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар, Көлке көнен мәзәкләр сөйләп үткәрделәр.
Сезгә бөтнектән салкын аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кефир - 1 литр (салкын, 2,5 %) - кыяр - 3 данә; - бөтнек - 3 сабак (борыч бөтнеге белән мелисса катыш булса да ярый); - тоз - тәм буенча; - сарымсак - ½ өлешчек; - су - ¼ стакан....
0