Александровкада Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр
Бигрәк актив инде бу Александровка авыл җирлеге халкы. Төрле милләт вәкилләре дус-тату яшәү үрнәге күрсәтеп, бәйрәмнәрен дә һәрчак бергә оештыралар. Масленица - Май чабу бәйрәмен генә күрегез: русы, керәшене, татары, башка милләт кешеләре олысы-кечесе бер мәйданга бердәм булып күңел ачарга, уйнарга, җырларга, биергә, ял итәргә, аралашып, гәпләшеп алырга, күмер самоварыннан...