Районда атна шәхесләре – Дамир Йосыпов һәм Илназ Бадыйков
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр.
Дамир Йосыпов
Йосыпов Дамир Өлфәт улы 1974 елның 7 апрелендә Яхшы Каран авылында туа. Әлмәт политехник техникумын, соңрак Казан юридик институтының Алабуга филиалын, социаль һәм гуманитар белемнәр институын...