Районның атна шәхесләре – Зөлфирә Насыбуллина һәм Фәридә Хөснимөхәммәтова
Зөлфирә Насыйбуллина
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм, шул ук вакытта, иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Моның өчен җырлый-бии,...