Иң зәвыклы бакча Күтәмәле авылында яшәүче Котдус Шакировта
Күтәмәле авылында яшәүче Котдус Шакиров гомер буе мәдәният, соңрак нефть тармагында хезмәт куя. Тырыш хезмәте өчен мактаулы исемнәр, күкрәк билгеләренә лаек була, хезмәт ветераны. Ул шулай ук чын мәгънәсендә - оста бакчачы да. Аның бакчасында без күрергә гадәтләнгән алма, чияләрдән тыш шау чәчәккә күмелә торган ясмин, ике төрле сорт виноград...