Сарманда киноучреждениеләр эшенә йомгак ясалды
19 декабрьдә Сарман киноучреждениесе базасында киноучреждение хезмәткәрләренең ел нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда республиканың тугыз районыннан киноучреждение хезмәткәрләре катнаштылар. Семинар-киңәшмәдә Кама арты төбәге киноучреждениеләре эшенә йомгак ясалды, тәҗрибә уртаклашу булды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. "Татаркино" учреждениесе директоры Владимир Батраков республика киноучреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде, алдынгылар бүләкләнде.
Тулырак мәгълүматны газетабызның...