Сарман урамнарына асфальт җәяләр
Сарман авылында Сельхозтехниклар урамында яшәүчеләрнең хыяллары, ниһаять, тормышка ашты: алар хәзер асфальт юлдан йөричәкләр. Алар тиздән элеккеге пычраклык, сазлык турында онытачаклар. Шулай ук асфальт Куйбышев урамына, өлешчә Муса Җәлил һәм Ленин урамнарына да түшәләчәк.