Иң зәвыклы бакча
Петровка Завод авылында яшәүче Гөлнара һәм Марс Галәветдиновларның бакчасы - күпләр сокланырлык. Килеп керүгә үк, аллы-гөлле чәчәкләр игътибарны үзләренә җәлеп итә. Нинди генә чәчәкләр үсми бакчада! Андагы матурлык, гүзәллек, хуш искә башлар әйләнә. Җәннәт бакчасы, диярсең.
- Безнең кызга чәчәк "җене" кагылган. Инде кечкенәдән шул чәчәкләр белән кайнаша. Аларны бик...