"Безнең турыда да укырсыз"
Нәфис Фәсхетдинов, җаваплылыгы чикләнгән "Нефтестройсервис" оешмасының хезмәтне саклау буенча инженеры, профсоюз комитеты рәисе:
- "Сарман" газетасын гаиләбез белән, башыннан алып ахырына кадәр, яратып укыйбыз. Тормыш иптәшем Надежда рус телендәгесен укыса, без - татарчасын. Рус басмасында кызыклы материаллар күп бирелә, кайчакларда, нишләп боларын татарчага тәрҗемә итмәделәр икән, дим, кызыгып. Район газетасы...