Сарманны яңадан ачтык
Без, Җәлил ветераннары, актив тормыш белән яшәргә яратабыз. Төрле очрашулар, кичәләр, сәяхәтләр, экскурсияләрдә катнашып, рухи байыйбыз, күңелләребез яшәреп китә. Моны истә тотып, ветераннар советы төрле чаралар оештырып кына тора.
Әле яңа гына Сарманга сәяхәт итеп, үзебез өчен яңа Сарманны ачып кайттык. Сәяхәтебез музейдан башланды. Күңел җылысы биреп бизәлгән залларында йөрдек,...