Җан сафлыгы кыйммәтрәк
Татарда гарип-гораба дип, гадәттә, саулыгын югалткан, үз аягы белән йөри, үз кулы белән эшли алмаучы кешеләргә әйтәләр. Гарип сүзенең яңгырашы күңелгә ятмаса да, асыл чыгышына игътибар итсәк, аның фәлсәфи яктан бик тә тирән һәм мәгънәле булуын күрербез.
Элгәредән, гарәпләрдә бу кәлимәне авыруларга түгел, бәлки, чит җиргә, чит халык арасына килгән...