Иң зәвыклы бакча кемдә?
Әлмәт авылында яшәүче, чисталыгы, пөхтәлеге белән тирә-юньдәгеләрне сокландыручы Рәйсә Салихова гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Аның өен күп төрле пальмалар, яран һәм башка гөлләр бизи. Ә ишек алды җәй, көз буе чәчәкләрдән балкып тора. "Иң матур йорт" конкурсында ел саен Рәйсә апаның йорт-җирен үрнәк итеп куялар, бүләклиләр.