һөнәрле ир хур булмас
"Авылның киләчәге - фермерлар кулында", "Авылда эш юк, дигән сүзне ялкаулар гына әйтә". Бу һәм моңа охшаш фикерләрне күп ишетергә туры килә. Авылларда йөреп, эшлекле кешеләр белән аралашканнан соң ул сүзләрнең хаклыгына ышанасың.
Безнең районда да фермер хуҗалыклары аз түгел. Ә мал-туар, кош-корт асрап, бал кортлары үрчетеп, яшелчә үстереп сатып...