20 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, райондашлар!
фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Район мәдәният йортында спектакль куела
Бүген,20 ноябрь көнне ,19:00 сәгатьтә район мәдәният йортында узачак, Сарман халык театры тарафыннан куелган Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектакленә килүегезне котеп калабыз. материалны Сармановский Районный Дом Культуры cool-speci2012@yandex.ru җибәрде. фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
Әлмәт авылы зиратына керү юлында шлагбаум урнаштырачаклар
Референдумга җирлек халкының 89 % килгән һәм шуларның 99%ы үзара салым җыелуга ризалык белдергән. Салым түләргә хокуклы категориягә кергәннәрдән 200 сум акча җыелачак. Бу - бик зур сумма түгел. Әмма республика аның күләмен тагын дүрт өлешкә арттырса, шактый тупланачак. Җирлектә башкарылган эшләргә үз өлешеңне кертү теләге ул һәркемдә патриотик хистән...
-
Кәүҗияктә хуҗасыз йортларның ихаталарын да матурлыйлар
Җирлектә тырыш кешеләр яши. Матур, төзек йортлар, каралган ихата, яшелләндерелгән капка төпләре ерактан ук үзенә җәлеп итәләр, хуҗасының уңганлыгына ишарәлиләр. Бу җирлеккә кергән авыллар халкы хуҗасыз ихаталарга да битараф түгелләр, шуңа референдумда каралачак сораулар исемлегенә аларны әйләндереп алу мәсьәләсен дә керткәннәр. Шулай ук административ биналар - башкарма комитет, мәктәп, мәдәният...
-
Азалак авыл җирлегендә юллар төзекләндереләчәк
Кичә узган референдумда җирлек халкы киләсе елга планлаштырылган эшләрне хуплап тавыш бирде. 98,21% халык үзара салым җыюга риза. Ике йөзәрдән җыелган акчалар дәүләт тарафыннан тагын дүрт тапкырга арттырылачаклар. Аларга җирлектә шактый эшләр башкаруны ниятлиләр. Ул акчаларның бер өлешен юлларны төзекләндерүгә һәм карап торуга, урамнарга өстәмә яктырту нокталары, счетчиклар, таймерлар урнаштыруга,...
-
Районда кичә өстәмә сайлаулар үтте
Кичә районның өч җирлегендә өстәмә сайлаулар үтте. Бер мандатлы 5 нче номерлы Җәлил, 6 нче санлы Иске Имән, 1 нче санлы Чукмарлы сайлау округлары буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына бушаган урыннарга депутатлар сайладылар. Чукмарлы авылында халык бердәм килгән һәм 100% тавышын Нәфис Фәсхетдинов кандидатурасын яклап биргән. Иске Имән участогына килгән...
-
Район халкы үзара салымга карата уңай фикердә
Кичә районда үзара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте. Башка еллардан аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшләде. Алар үз эшләрен иртәнге 7 дән башладылар һәм кичке 20.00 сәгатькә кадәр алып...
-
Хәерле дүшәмбе иртәләре белән, сарманлылар!
фото:https://vk.com/public141831549 алынды.