20 апрель 2017 яңалыклары
-
Сарманның ДОСААФ оешмасы укучылары "Яшь автомобиль йөртүче-2017" бәйгесендә катнаштылар
Бүген Сарманның ДОСААФ оешмасында укучылар Нәфис Закиров һәм Гөлназ Фатыйхова автомобиль спорты буенча "Яшь автомобиль йөртүче-2017" республикакүләм ярышында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
-
Илексаз мәктәбе укучысы Айназ Зиатдинов "Су анасы" әсәре буенча кул эше ясаган
Кул эшенең кызыклы, башкаларга охшамаган, үзенчәлекле булуы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә җитди нәтиҗәләр ирешергә ярдәм итә. Табигый материаллар - фантазия тудыру өчен зур байлыкларның берсе. Аларга оста куллар, берләштереп, җан өреп икенче тормыш бирә. Илексаз мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Айназ Зиатдиновның эше шундыйлардан. Габдулла Тукай иҗаты буенча иҗади эш...
-
Район мәктәпләре арасында баскетбол ярышлары башланды
Бүген район мәктәпләре арасында баскетбол ярышлары башланды.
-
Сарманның"Ләйсән" балалар бакчасында Тукай шигырьләрен яраталар
26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көн. Габдулла Тукай шигырьләре, әкиятләре ничәмә буын балаларга туган илен, телен, хезмәтне яратырга, сабыр булырга өндәп тәрбия бирә. Әсәрләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танырга, татар халкының гореф-гадәтләрен, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игелекле, мәрхәмәтле, миһербанлы һәм тыйнак булырга өйрәтә. Габдулла Тукайның шигырьләрен,...
-
Район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллина ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
РФ Җирле үзидарә көне уңаеннан ел саен республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында конкурс үткәрелә, үз хезмәтенә бирелгән, нәтиҗәле хезмәт куючылар, алдынгылар барлана. Мәртәбәле хезмәткәрләр, конкурс җиңүчеләре арасында безнекеләр дә бар. Муниципаль район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Хөснуллинаның бу өлкәдә 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе бар. Шуның 11 елын...
-
Шәрләрәмә һәм Иске Имән авыл җирлекләре башлыклары Равил Хөснуллин чакыруы буенча Мәскәүдә булдылар
Авыл җирлекләре рейтингы нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия булган җирлекләрнең башлыклары Мәскәүгә юлламага лаек булдылар. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина белән Иске Имән авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин чакыруы буенча Рәсәй башкаласында булып кайттылар. - РФ Дәүләт Думасында булудан без бик тәэсирләнеп...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарманнан Асия Хәйруллина
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Асия Хәйруллина. Шулай ук укыгыз: Сарманнан Дания Гайнетдинова Сарайлыдан Гөлия һәм Наил Шәймөхәммәтовләр Сарманнан Миләүшә һәм Рөстәм Гариповлар Сарман шифаханәсенең хирургия бүлеге хезмәткәрләре Саклаубаштан Кәүсәрия Имамова Сарманнан Әнисә Шакирова Иске Минзәләбаштан Әнисә Музалевская Күтәмәледән Саимә Ильясова Сарманнан Рәкыя Мәулина Әлмәт...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ак шоколад белән туңдырма
Сезгә ак шоколад белән туңдырма рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: сөт - 375 миллилитр; каймак - 125 миллилитр; ванильле ак шоколад - 200 грамм; шикәр - 70 грамм; йомырка сарысы - 4 данә; әче кара шоколад - 20 грамм. Сөт һәм каймакны кәстрүлдә беренче күбекләр барлыкка килгәнче җылытабыз, тик кайнатмыйбыз....
-
Каташ-Каран мәктәбе "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылды
Апрель ае башында районыбызда гадәткә кергән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Бу бәйге-чарадан Сарман урта мәктәбенең филиалы булган Каташ-Каран мәктәбе дә читтә калмады. Укытучылар 5 нче сыйныф укучылары белән авылдагы кибеткә, "Нур" балалар бакчасына, клубка, шулай ук мәктәп дирекциясенә барып, андагы балаларны да, эшчеләрне дә үз эшләренә катнаштырдылар. "Ничә сүз...
-
Күтәмәле мәктәбе укучылары Зиннәт Хәсәнов музеена бардылар
Күтәмәле мәктәбе укучылары Иске Кәшер авылына Зиннәт Хәсәнов музеена экскурсияга бардылар.
-
Клара Булатова "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә кунакта булды
Бүген безгә кунакка якташ шагыйрәбез Клара Булатова килде. Ул матбугат үзәгенә Ләке мәдәният йортына 12.00 сәгатьтә булачак очрашуга барганда кереп чыкты, сөйләшеп алырга да вакыт тапты. Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Карамалы авылында туган. Ул төрле өлкәләрдә хезмәт куйган, дистәдән артык шигырь китаплары язган, аның сүзләренә күп җырлар язылган....
-
Илексаз мәктәбендә Экологик дәрес узды
Районда санитар-экологик икеайлык бара. Шул уңайдан Илексаз мәктәбендә Экологик дәрес узды. Аны биология укытучысы Гөлфирә Нәбиуллина үткәрде. 5-6 нчы сыйныф укучыларына табигатьне саклау, аны пычратмау, чүп-чардан арындыру һәм Кызыл китап турында бик күп кызыклы мәгълүматлар бирелде. Укучылар үзләре ясап килгән рәсемнәрне, презентацияләрне, проект эшләрен якладылар. Шулай ук укыгыз: Илексаз мәктәбендә...
-
Күтәмәле авыл китапханәсе хезмәткәрләре өлкәннәрнең хәлләрен белештеләр
"Мәрхәмәтле Татарстан" язгы игелек атнасы акциясе кысаларында Яңа Имән авыл җирлегенең Күтәмәле авыл китапханәсе хезмәткәрләре җирлектә яшәүче хезмәт ветераннарының, инвалидларның өйләренә барып аларның хәлләрен белештеләр, яңа кайткан китаплар, вакытлы матбугат материаллары белән таныштырдылар, китаплар бирделәр. Рәсемдә - 50 ел стажлы хезмәт ветераны, инвалид Мәдинә Гыймазетдинова янында. Шулай ук укыгыз: Күтәмәледә...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарманнан Дания Гайнетдинова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Дания Гайнетдинова. Шулай ук укыгыз: Сарайлыдан Гөлия һәм Наил Шәймөхәммәтовләр Сарманнан Миләүшә һәм Рөстәм Гариповлар Сарман шифаханәсенең хирургия бүлеге хезмәткәрләре Саклаубаштан Кәүсәрия Имамова Сарманнан Әнисә Шакирова Иске Минзәләбаштан Әнисә Музалевская Күтәмәледән Саимә Ильясова Сарманнан Рәкыя Мәулина Әлмәт авылыннан Гөлнара Газизова...