20 март 2017 яңалыклары
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Яңа Әхмәттән Ландыш Хафизова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Яңа Әхмәт авылыннан Ландыш Хафизова. "Мин фиалка гөлләре үстерергә яратам", - ди ул. Шулай ук укыгыз: Карашай Саклаудан Алия Фәхразиева Урта Кәшердән Рәисә Харисова Сарманнан Флюзә Хаҗиева Петровка Заводтан Гөлия Шәехова Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Сарман районы егетләре "Авангард"ны "ялга җибәрделәр"
«Ак Барс» өчен «җан атучы» Куҗак авылы егете Раушан Нуриевны хәзер күпләребез белә. Күптән түгел ул Омск шәһәренә «Авангард» белән ике уенга барып кайтты. Менә хәзер ул Иске Кәшер авылыннан икетуган энесе Айрат Баһманов белән тагын Казан шәһәренә юл тотты. - Айрат белән бу юлы баруыбыз да, «Салават Юлаев» командасы...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Карашай Саклаудан Алия Фәхразиева
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Карашай Саклау авылыннан Алия Фәхразиева. "Яраннар, тамчы гөлләр үстерергә яратам", - ди ул. Шулай ук укыгыз: Урта Кәшердән Рәисә Харисова Сарманнан Флюзә Хаҗиева Петровка Заводтан Гөлия Шәехова Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Районда техник караулар башланды
Бүген район хуҗалыкларында үзйөрешле техникаларны һәм арбаларны техник караулар башланды. Ул "Җәлил" агрофирмасында үтте. Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Урта Кәшердән Рәисә Харисова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Урта Кәшер авылыннан Рәисә Харисова. Аның чәчәк-гөлләренә тәрәзә төпләре генә дә җитми. Бер елны Рәисә Харисова безнең традицион конкурсыбызда - "Иң зәвыклы бакча"да җиңде. Шулай ук укыгыз: Сарманнан Флюзә Хаҗиева Петровка Заводтан Гөлия Шәехова Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Җәлил мәктәпләре укучылары "Дулкыннар" бәйгесеннән бүләкләр белән кайттылар
XII республикакүләм "Дулкыннар" бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышланды. Җәлилнең икенче санлы мәктәбенең 6нчы "А" сыйныфы укучысы Ралина Галләмова (укытучысы - Чулпан Шәйдуллина) - "Рәсем"...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарманнан Флюзә Хаҗиева
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Флюзә Хаҗиева. Шулай ук укыгыз: Петровка Заводтан Гөлия Шәехова Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Сарманлылар өчен бәхет – нәрсә ул?
Бүген Халыкара бәхет көне билгеләп үтелүе турында без хәбәр иткән идек. Шул уңайдан без сораштыру оештырырга булдык. Ул ВКонтакте челтәренең "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә аноним рәвештә үтәчәк һәм "Сезнең өчен бәхет - нәрсә ул?" дип аталачак.
-
Бүген Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана
Бүгеннән Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары башлана. Бүген ул Илексаз авылы мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә булачак. Иртәгә концерт Карашай Саклау авылы мәдәният йортында үтәчәк. Башлану вакыты шулай ук 18.00дә. Концертларның графигы
-
Зур Нөркәй мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме узды
18 мартта Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбендә Нәүрүз бөйрәме үткәрелде. Балалар һәм укытучылар кул көрәше, чүлмәк вату, бәрәңге җыю, балык тоту, эстафета уеннарында бик теләп катнаштылар. Башлангыч сыйныф укучылары спортзалда төрле уеннар уйнадылар. Балаларны пешекче апалары тәмле ботка һәм коймаклар белән сыйладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Иртәгә Сарманда Нәүрүзне бәйрәм итәчәкләр
Иртәгә, 21 мартта, 16.00 сәгатьтә, район үзәк ял паркында Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Программада: театральләштерелгән күренеш, күңелле җырлар, спорт уеннары, кайнар чәй һәм коймак. Рәхим итегез!
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Петровка Заводтан Гөлия Шәехова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Петровка Завод авылыннан Гөлия Шәехова. Шулай ук укыгыз: Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Сарманлылар бәхетне һәрберсе үзенчә аңлый
Бүген, 20 мартта, Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә. Һәрбер кеше бәхетне үзенчә аңлый: кемгәдер ул байлык бәйле, кемдер бәхетне сәламәтлектә, гаиләдә дип уйлый һәм башкалар. Иң мөһиме - үзеңне бәхетле итеп тоя белү, күңел төшенкелегенә бирелмичә, шатланып яшәү. Ә сезнең өчен бәхет нәрсәдә, хөрмәтле дуслар? Җавапларыгызны комментарийларда көтеп калабыз.
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Колмәттән Дания Шәйхразиева
Колмәт авылыннан Дания Шәйхразиева "Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында катнаша. "Миндә бүлмә гөлләреннән сенполиянең (халык телендә "фиалка" дип йөри) 20ләп сорты бар. Шулай ук яран, гиппеаструм, тамчыгөл һәм башкалар бар. Бакча гөлләреннән гладиолус, лилия .ирис, пионнарны яратам", - диде ул. Шулай ук укыгыз: Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Зур Нөркәй мәктәбендә район семинары үтте
16 мартта Зур Нөркәй мәктәбендә татар теле һәм инглиз теле укытучылары белән берлектә район семинары узды. Семинар директор Ләйлә Шәйхеразиева чыгышы белән башланып китте. Балалар чыгышы һәм мәктәп тормышын чагылдырган видеоролик карадылар. Татар теле укытучылары Зөлфия Зарипова, Лилия Хәйруллина һәм инглиз теле укытучысы Гүзәл Зарипова ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинар авылдаш...