20 март 2015 яңалыклары
-
Сарайлы мәктәбендә китап күргәзмәсе оештырылды
Әдәбият елы уңаеннан Сарайлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Тәнзилә Шәйдуллина белән Сарайлы авыл китапханәсе мөдире Зәнфирә Габдрахманова «Татар китабы»на презентация үткәрделәр. Укучыларга татар китабының бай һәм катлаулы тарихы турында мәгълүмат бирелде. Урта гасырлардан алып хәзергәчә таралыш алган әдәби-нәфис, фәнни, дини-иҗтимагый эчтәлектәге һәм төрле тармакларга караган татар...
-
Сарманлылар бәхетне һәрберсе үзенчә аңлый
20 мартта Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә. Һәрбер кеше бәхетне үзенчә аңлый: кемгәдер ул байлык бәйле, кемдер бәхетне сәламәтлектә, гаиләдә дип уйлый һәм башкалар. Иң мөһиме - үзеңне бәхетле итеп тоя белү, күңел төшенкелегенә бирелмичә, шатланып яшәү. Сезне "ВКонтакте" челтәрендәге сораштыруда катнашырга чакырабыз.
-
Сөлектә "Хәлең ничек, ветеран?" дигән очрашу оештырылды
Сөлек авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Хәлең ничек, ветеран?" дип исемләнгән очрашу оештырдылар. Балалар белән ветераннарның йортларына кереп, аларның хәлләрен белделәр. Ветераннар сугыш чорында узган балачаклары белән таныштырдылар,ул вакыттагы авырлыклар турында сөйләп үттеләр, ә балалар, концерт номерлары күрсәтеп, аларның күңелләренә ял бирделәр.
-
Сарманлылар итсез тора алалармы?
1985 елдан башлап, 20 мартта күп илләрдә Халыкара итсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне кибетләр һәм рестораннар ит сатудан баш тарталар, активистлар вегетарианчылыкны, хайваннар хәленә керүне һәм тирә-якны саклауны пропагандалыйлар. Әлеге дата Россиядә дә таралыш ала.
-
Сарман районы сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан бүләкләр тапшырылды
Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан булган бүләген Югары Әхмәт авылында яшәүче Мирзаһит абый Вәлиев, Сарманда гомер кичерүче Зиннур абый Газдалов, Нәкыя апа Фәрукшина, Урта Кәшер авылы сугыш ветераны, бүгенге көндә Сарманда кызларында кунакта булган Әзһәр абый Харисов алдылар.
-
Сарманлылар кояш тотулыуын күзәтә алалар
Бүген, 20 март көнне, Мәскәү буенча 12 сәгать 11 минутта кояш тотылуы көтелә. Безнең илдә ул өлешчә фазада күренәчәк. Карамыйча калмагыз, соңгы тапкыр мондый зур кояш тотылуы 1999 елда булган.
-
"Җырлы балачак илендә" бәйгесе (фоторепортаж)
Без "Җырлы балачак илендә" бәйгесе турында язган идек инде. Хәзер сезгә концерттан тагын фотолар тәкъдим итәбез. Аларның авторы - Лилия Сабирова.
-
Сарманда "Җырлы балачак илендә" бәйгесе үтте
19 мартта Сарман мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җырлы балачак илендә" VI район балалар иҗаты бәйгесе узды. Бу концерт районның бию һәм җыр балалар коллективларын сайлап алу нәтиҗәсендә куелды. Моннан алданрак жюри хөкеменә 300дән артык сәнгать номерлары тәкъдим ителгән иде. Алар арасыннан 50се сайланып алынды. Шул 50 коллектив...