20 февраль 2014 яңалыклары
-
Сарманнан Милена Зәйнуллина әтисе Марсельга шигырь багышлаган
Сарманда яшәүче Марсель һәм Гузәл Зәйнуллиннарның Милена исемле кызлары бар. Ул әтисенә шигырь багышлаган: Минем әтием бигрәк уңган, Бар эштә дә эшчән. Бик ярата ул мине Һәм әниемне.
-
Сарманда "Илгә лаеклы хезмәт ит" дигән кичә узды
18 февральда үзәк китапханәнең уку залында солдат хезмәтендә булып, туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан Сарман егете Радик Шәмсетдинов белән "Илгә лаеклы хезмәт ит" дип исемләнгән орашу кичәсе узды. Очрашуны уку залы мөдире Равилә Шәмсетдинова ачып җибәрде. Кичә бик эчтәлекле, үзенчәлекле булды. Анда Ләйсән Гыймаеваның "Солдат егеткә" дигән җыры...
-
Сарман мәдәният йортында иң шәп дискәтүк көтелә
22 февральда Сарман район мәдәният йортында иң кызу, иң шәп дискәтүк узачак. Заманча дәртле музыка, кызыклы уеннар, призлар, сюрпризлар бары тик шул көнне булачак. Дискәтүкне Казаннан DJ Чамаев кыздырачак. Башлану вакыты - 19:00 сәгатьтә. Бәясе - 25 сум.
-
Сарман район үзәк китапханәсе студентлар өчен "Яшүсмер һәм канун" дигән кичә үткәрде
Яшьләргә хокукый үзаң тәрбияләү, хокук буенча белемнәрне күтәрү, илнең сәяси тормышында, сайлауда актив катнашырга өндәү максатыннан район үзәк китапханәсе Сарман аграр көллияте студентлары өчен "Яшүсмер һәм канун" дип исемләнгән кичә үткәрде. Белгәнебезчә, 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Сайлау кампаниясының әһәмияте, уздыру тәртипләре, быелгы сайлауларның...
-
Петровка Завод авылыннан кечкенә Сабина әтисе Рөстәм белән фотога төшәргә ярата
Сабина Гыйматдиновага бер яшьтә җиде ай. Ул әтисе Рөстәм һәм әнисе Алия белән Петровка Завод авылында яши. Кызчык кечкенәдән үк әтисе белән фотога төшәргә ярата.
-
Иске Имәндә "Тәрәзәңдә утың бар" дигән кичә уздырылды
Иске Имән авылы клубында Нияз Акмалның тууына 60 ел тулу уңаеннан "Тәрәзәңдә утың бар" дип исемләнгән кичә үтте. Клуб мөдире Гөлфирә Дөлмиева шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, китапханәче Фәнзия Габдрахманова китап күргәзмәсе оештырды, укучылар шигырьләрен сөйләделәр. Кичәдә Нияз Акмал сүзләренә язылган җырлар башкарылды.
-
Сарманлыларның күпчелеге өчен туган тел – татар теле
Бөтендөнья туган тел көне ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда игълан ителде һәм 2000 елның 21 февраленнан билгеләп үтелә. Аның максаты - тел һәм мәдәният күп төрлелеген саклау. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда - 6 мең, Россиядә 136 тел юкка чыгу куркынычлыгы астында тора.
-
Сарманлылар ашыгырга тиеш – "Әти белән бергә" фотоконкурсы ахырына якынлаша
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" игълан иткән "Әти белән бергә" фотоконкурсы тәмамланып килә. Бүген заявкаларны җибәрүнең соңгы көне. Иртәгәдән, ягъни 21 февральдан, тавыш бирү башлана. Ул ике көн дәвамында барачак, 23 февральда фотоконкурска йомгак ясалачак. Иң күп тавыш җыйган гаилә җиңүче булачак. Шулай ук укыгыз: "Әти белән бергә" фотоконкурсына старт бирелде
-
Сарманнан Аделина Сәлимова – әтисе Айдарның нәкъ үзе
Сарманда яшәүче Аделина Сәлимованы әтисе Айдарның "копия"се дип йөртәләр. Юкка гына түгел - үзегез карагыз.