19 декабрь 2016 яңалыклары
-
Җәлилдә Яңа ел ялларында куркынычсызлык булдыруга багышланган җыелыш үтте
Узган атнада Җәлил администрациясендә бистә башлыгы Ленар Бадыйков җитәкчелегендә Яңа ел бәйрәме ялларында бистәдә куркынычсызлык булдыруга багышланган җыелыш үткәрелде. Җыелышта Сарман районы прокуроры урынбасары Ленар Рәхмәтуллин, Җәлил полиция бүлеге начальнигы Валерий Алексеев, Сарман районының элемтә бүлеге начальнигы Булат Әхмәдуллин, янгын сүндерү частенең янгын кисәтү бүлеге инженеры Лина Натарина чыгыш ясадылар....
-
"Лилия" балалар бакчасын кардан сыннар белән бизәделәр
Кыш безнең балаларның иң яраткан ел фасылыдыр, мөгаен. Җир өстен ак кар каплап алу белән безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре үз куллары белән могҗиза ясыйлар. Балалар бакчасы мәйданчыгы кардан әвәләнгән мультфильм һәм әкият геройлары белән бизәлә. Балаларыбыз бу кар сыннарын күреп бик сөенәләр . Фирая Хәсәншина, "Лилия" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.
-
Җәлилдә инвалид балалар өчен чыршы бәйрәме үтәчәк
Иртәгә, 20 декабрьдә, 13.00 сәгатьтә Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда инвалид балалар өчен чыршы бәйрәме үткәреләчәк. Берәр сәбәп буенча бәйрәмгә килә алмаганнар бүләкләрне 21 декабрьдә Хезмәт даны музееннан кереп ала алалар.
-
Сарайлы мәдәният йорты хезмәткәрләре кардан сыннар ясадылар
Сарайлы мәдәният йорты хезмәткәрләре кардан берсеннән-берсе матур сыннар ясадылар, бинаның үзен дә бизәп, Яңа ел төсе керттеләр.
-
Район Советында чираттагы киңәшмә үткәрелде
Бүген, 19 декабрь көнне, район Советында чираттагы киңәшмә үткәрелде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмәдә көн тәртибенең беренче пункты буенча Яңа елны каршылау, бәйрәм көннәрендә үткәреләчәк чаралар турында сүз алып барылды. Алар белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева таныштырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәсәнов, Җәлил...
-
Сарманның "Лилия" балалар бакчасы "Сайяр" бәйгесендә җиңде
8 декабрьдә Казан шәһәрендә "Сайяр" театр фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Татарстан Республикасының 42 муниципаль районыннан 200дән артык белем бирү учреждениесенең балалар театр коллективлары катнашты. Сарман авылының "Лилия" балалар бакчасы бәйгенең "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче булды.
-
Сарман урта мәктәбендә семинар үтте
Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район математика укытучылары һәм Сарман урта мәктәбе, Сарман гимназиясенең 11 нче сыйныф укучылары өчен уку-укыту семинары үткәрелде. Аның максаты - математика фәнен укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, ә укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарынын икенче өлешен чишүнең оптималь юлларын табарга булышу иде. Семинар эшендә Актаныш районы...
-
Райондашыбыз Рөстәм Сабиров җырчылар бәйгесендә катнаша
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәвәскәр җырчылар арасында үзенчәлекле бәйге игълан иткәннәр иде. Сәхнәгә чыгып, тере тавыш белән үзе яраткан җырын башкарган кеше чит илгә ике кешелек юллама алу мөмкинлеге алачак. Райондашыбыз Рөстәм Сабиров "Илһамга" җыры белән әлеге бәйгедә катнаша. Сезне аңа тавыш бирергә чакырабыз. Рөстәмнең җыры Тавыш бирү
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар янындагы "Фото эксклюзив"тан барып аласы була) - 350 сум, электрон...
-
Язучы Миргасыйм Гаскәрев Юлтимер мәктәбендә кунакта булды
Юлтимер мәктәбендә язучы Миргасыйм Гаскәрев кунакта булды. Шушы көннәрдә аның "Күңелем мизеллләре" дигән китабы дөнья күрде. Аның бу китабына 100дән артык шигырь, парчалар һәм язучының уйланулары тупланган. Миргасыйм Гаскәрев төрле буын кешеләре өчен яза. Очрашуда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы- композитор Рафис Уразаев та катнашты. Ул үз гомерендә бик...
-
Дүсем хатын-кызлары гарәпчә укыйлар
Дүсем авылының "Иман" мәчетендә ике хатын-кызлар төркеме көндезен һәм кичен гарәпчә укырга йөриләр. Аларны Казан шәһәрендә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Дүсем килене Сәйдә Юнысова укыта.
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Иске Имәннән Рамилә Газизова
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Иске Имән авылыннан Рамилә Газизова.