19 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Төннэрегез хәерле, йокыгыз татлы, күңелегез тыныч булсын
-
Пенсия фонды идарәсеннән яңалыклар
Пенсия фонды идарәсе районның укучы яшьләре арасында социаль грамоталыкны һәм пенсия грамоталылыгын күтәрү максатыннан сентябрь аеннан аңлату эшләре кампаниясен башлап җибәрде. Ул декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Анда махсус урта уку йортлары һәм 9-11 класс укучылары өчен"Россия Федерациясендә пенсия белән тәэмин итү" дигән темага тематик факультатив дәресләр үткәрү, 29 сентябрьдә...
-
Райондашларга бик җайлы коймак рецепты
Коймак ясау өчен: 500 гр.кефир, 2-3 йомырка, 1-2 кашык песок, бераз тоз, ванилин, 0,5 калак чәй содасы, он кирәк. Бер савытка кефир, песок, йомырка, тозны салып болгатабыз. Шул массаны газга куеп бераз җылытып алабыз. Газдан алгач ванилин (яраткан кешегә) ,он салабыз да болгатабыз. Камырны куерак итәргэ кирәк. Соңыннан шул массага...
-
Сарманлыларга шигырь юллары..
-
Сарманлылар вакцинация ясата алалар
Прививка кабинеты шәфкать туташлары чираттагы ялда булу сәбәпле, гриппка каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә участок шәфкать туташлары ясый. Тик моның өчен иң элек участок табибында тикшерелеп, рөхсәт алырга кирәк. Ә авылларда вакцинацияне фельдшер-акушерлык пункты шәфкать туташлары үткәрә. Сарманлыларга шуны да хәбәр итәбез: 22 сентябрь көнне, ягъни бу җомгада үзәк базар...
-
“Сарман” кинотеатрында үзәк китапханә коллективы һәм авыл китапханә хезмэткәрлэре нәфис фильмын карадылар
18 сентябрь көнне "Сарман" кинотеатрында үзәк китапханә коллективы һәм авыл китапханә хезмэткәрлэре "Айсылу" нәфис фильмын карадылар.
-
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан торгызу турында гариза бирергә өлгерегез
Социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан торгызу турында гариза бирергә өлгерегез Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма бу хезмәтләрне акчалата алучы гражданнар Пенсия фонды идарәсенә килеп, яисә Россия Пенсия фонды сайтында урнашкан Шәхси кабинет аша кире социаль пакет җыелмасына кайтырга хокуклы. Гариза 2018 елның...
-
Көзне иң матур чагы-әбиләр чуагы, дуслар! Миләшләр уттай яна....матурлык!
Күрәсеңме, миләш тәлгәшләре Әйтерсең лә утлы ялкыннар Шул ялкыннар йөрәгемә күчә Минем хисләр - гүя ташкыннар. Миләш тәлгәшләре - кулларымда Күңелемдә - сихри моңнарым Йөрәк яна сөю утларында Әйтерсең лә яшьлек язларым. Миләшләрем, миләшләрем минем Сез әйтерсең утлы күмерләр. Яндырыгыз әле йөрәгемне Сөеп-сөелеп үтсен гомерләр. Уттай янып җилгә тибрәлә Ялкын...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Төшке ашларыгыз тәмле, чәйләрегез кайнар булсын,сарманлылар!
-
Сарманда кызыклы очрашу булып үтте
Сарман гимназиясендә төрле оешма-предприятиеләрдән килгән кунаклар, алар белән очрашулар, кызыклы әңгәмәләр гел булып тора. Кичә, ягъни 18 нче сентябрь көнне, районыбызның эш һәм мәшгульлек оешмасы белгечләре укучылар алдынды чыгыш ясадылар. Алар бүгенге көндәге иң кирәкле һөнәрләрне санадылар, дөрес итеп профессия сайларга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Үзеңне үзең грипптан сакла!
Үзеңне үзең грипптан сакла! Гриппны кисәтергә була. Моның өчен һәркем гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Вакцинация- грипптан саклану өчен уңайлы чара. Бүген мәктәптә гриппка каршы вакцинация үткәрелде. Шәфкать туташы укучыларга үзенең берничә киңәшен биреп китте. 1. Вакцинация- грипптан саклану өчен уңайлы чара. 2. Грипп вакытында кеше күп җыелган урыннарга барырга...
-
Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте
Узган атнада Сарман гимназиясендә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Анда гимназиябез директоры Шамилова Ләйсән Хәниф кызы гимназиябез яңалыклары белән һәм гомуми тәртип белән таныштырды, укыту эшләре буенча директор урынбасары Гарипова М.И. узган уку елына нәтиҗә ясады һәм имтихан сайлауда киңәшләрен бирде, психолог Галялиева В.Н. имтиханнарга әзерләнүдә әти-әниләрнең роленә тукталып китте, Алиуллин...
-
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Укучының мәдәни көндәлеге” бәйрәмен үткәрдәләр
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман гимназиясе белән тыгыз бәйләнештә эшләп килә. Шушы көннәрдә алар 1 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Укучының мәдәни көндәлеге" бәйрәмен үткәрдәләр. Театральләшкән тамаша булып оештырылган әлеге бәйрәм укучылар күңелендә бары тик якты хатирәләр генә калдырыр.
-
Сарманда һава торышы
https://yandex.ru/pogoda/sarmanovo?from=serp_urlnav
-
2017 елның 20 сентябрендә Сарманда ачык ишекләр көне була
2017 елнын 20 сентябрендә Сарман районынының «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә ачык ишекләр көне үткәрелә. Фасовщицалар, квалификациясез гади эшчеләр, идән юучылар , операторлар, кондитер вакансияләренә эшчеләр җыела. Рәхим итегез! Адрес : Сарман авылы , Ленин ур.26 йорт. «Халыкны эш белән тәэмин итү узәге».