19 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Табигать дәвалары
Күпләрне тубылгы (таволга) үсемлегенең дәвалау үзлекләре кызыксындыра. Бу турыда газета аша таныштыру кулай булыр, дип уйладым. Тубылгы - күпьеллык үсемлек, елга буйларында, сазламык, юеш чокырлы урыннарда үсә. Биеклеге ике метрга кадәр җитә, себерке сыман җыелган ак чәчәкле. Июньнән августка кадәр чәчәк ата, чәчәгеннән баллы ис килә. Галимнәр исбатлавы буенча, тубылгының...
-
Әнкәем, гафу ит!
"Газиз улым сәбәпсезгә эчә башлагач, нәсыйхәт әйтергә курыктык. Әйтсәң, тиз кызып китә иде. Абыйсы яшьтән фаҗигале рәвештә үлде. Шуңа күрә бу улыбызны җил дә тидермичә, авырлык күрсәтми үстердек. Ләкин аның язмышы тагын да фаҗигалерәк булды. Эчә торгач, үзенә кул салды. Шифаханәгә барып җитә алмадык, вафат булды. Аның соңгы сүзләре түбәндәгеләр...
-
Хак юлда булыйк
Кеше тәннән генә тормый. Кешенең җаны да, аңы да бар. Җан нәрсә, каян килгән, кая китәчәк? Тән белән җан арасында, җан белән аң арасында, аң белән тән арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең кайсы өлеше нинди вазыйфа башкара, кайсы әһәмиятлерәк? Кайсы мәңгелек, кайсы вакытлы гына? Кайсына нинди тәрбия кирәк? Әйтик, тәнгә...
-
Корсаклы стиляга
"Исәнмесез, дусларым - "Сарман" кызлары! Сезгә җибәрә торган мәкаләләрем - озак еллар язылып, папкада саклана торган әйберләр. Бераз төзәтмәләр керткәләп кенә җибәрәм. Әле Җәлил ветераннар клубында төшкән фотомны да салам. Үземнең сезнең янга кайчан барып чыгасым билгесез. Халисә апагыз". "Сарманда да мәзәк бар" рубрикасына кушылып, яратып укыла торган хәбәрчеләребезнең берсе...
-
Иң зәвыклы бакча кемдә?
"Безнең йортыбыз бакча эчендә утырачак. Ишектән чыккач та, безне аллы-гөлле чәчәкләр карыш алачак", - дип хыяллана яшьтән үк Сарманда яшәүче Наилә Сабирова. Аның теләге тормышка аша: Сабировлар йорты чәчәкләр эчендә утыра. Наилә Гариф кызы гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады - ул Сарман урта мәктәбендә 25 елдан артык рус...
-
Китап сатып алсаң...
«Бүләккә бирергә дип, кыйммәтле китап сатып алдым. Тик булачак бүләк иясенең андый китабы инде барлыгын белдем. Китапны кибеткә кире тапшырып буламы? Ләйсән». - Юк. РФ Хөкүмәтенең 55 нче санлы карары (19.01.1998) белән расланган «Аерым төр товарларны сату кагыйдәләре» нигезендә, периодик булмаган басмалар: китаплар, брошюралар, альбомнар, картография һәм нота басмалары, календарь,...
-
Һәрчак истә син, Бикәсаз
ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 елда чыгарган кече авылларны берләштереп эреләндерү турындагы боерыгы безнең районның Бикәсаз авылына да кагыла. 1967 елда аннан соңгы хуҗалык күченеп китә. Авыл халкы, кайда гына яшәсә дә, элемтәләрне өзмәскә тырыша, аралашып яши. Хәзерге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәүче Нир Яхин авыл һәм авылдашлары турында мәгълүматлар туплап,...
-
Ришвәт бирмә дә, алма да
Коррупция - вазифаи затларның һәм сәясәтчеләрнең законсыз баюлары, урлау һәм ришвәт алуларында чагылучы мораль таркалулары. Сүзлектә аңа шундый аңлатма бирелгән. Коррупциянең җәелүенең сәбәпләре бихисап булган кебек, аның белән көрәш алымнары да күп төрле. Газета укучылар бу хакта ничек уйлыйлар икән? Сораштыру нәтиҗәләре түбәндәгечә. Ф.С., Сарман авылы: - Ришвәтне дә төрле...
-
Көз ашыгырга куша
Шимбә көнне Министрлар Кабинетында капиталь ремонт, «Чиста су» программасының тормышка ашырылышы, фатирларда ике контурлы газ казаннары урнаштыру һәм авыл хуҗалыгы эшләренә багышланган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе үткәрде. Президент сүзне якын араларда 2013 ел өчен күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын кабул итү кирәклегеннән башлады. Эш күләме быелгыдан ким...