19 апрель 2017 яңалыклары
-
Илексаз мәктәбендә "Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт" дигән рәсем конкурсы үтте
Илексаз мәктәбендә "Габдулла Тукай әсәрләренә сәяхәт" исеме астында рәсем конкурсы уздырылды. Анда 1-8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Иң яхшыларын сайлап, рәсем күргәзмәсе оештырылды. Җитәкчеләре - Наилә Әһелтдинова, Зилә Хуҗина, Гөләндәм Хәлиуллина. Шулай ук укыгыз: Илексаз мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе бара
-
Күтәмәледә обелискны чистарттылар
Язгы игелеклелек атнасы кысаларында 18 апрельдә Яңа Имән авыл җирлегенең Күтәмәле авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә ачылган обелискның язуларын яңарту, тирә-ягын чистарту эшләре башкарылды.
-
Мортыштамак мәктәбендә төрле чаралар үтә
Экология елы уңаеннан Мортыштамак мәктәбенең 5-9 нчысыйныф укучылары экологик диктант яздылар. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелгән рәсем конкурсында катнаштылар (төп фото). Иң яхшы дип табылган эшләр муниципаль этапка җибәрелде.
-
"Сарман" агрофирмасында чәчүгә чыктылар
Бүген "Сарман" агрофирмасында чәчүгә чыктылар. Агрофирманың "Үрнәк" бүлекчәсендәге 100 гектарлы басуда арпа чәчелә. Бер үк вакытта уҗымнарны тукландыру, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплау да бара.
-
Илексаз мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе бара
17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Илексаз мәктәбендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе оештырылды. Беренче көн "Яныбызда ветеран яши" исеме астында узды. Укучылар ветераннар һәм тыл хэзмәткәрләре янында булдылар. Көчләреннән килгәнчә ярдәм оештырдылар. Шул ук вакытта мәктәп хәбәрчеләре ветераннар турында мәгълүмат тупладылар. Өлкәннәрнең тормыш юлы һәм язмышлары турында ишеттеләр, фотолар карадылар. Авылның бердәнбер...
-
Сарманда яңадан кыш җитә
Бүген Сарманда янәдән кыш билгеләре күренә башлады - кар ява. Әлбәттә, ул бик вак, тик шулай да, һава торышы прогнозлары алдамаганнар икән - бүгеннән Татарстанда ул бозыла. Кышкы көпчәкләрегезне алыштырырга ашыкмагыз, бозлавык та көтелә!
-
Сарман гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр сайлыйлар
Бүген Сарман гимназиясендә 11 сыйныф укучылары катнашында "Үз язмышыңны сайла" дигән темага тренинг үткәрелде. Сарман гимназиясе педагог-психологы Венера Галәлиева җитәкчелегендә укучылар сорауларга җаваплар бирделәр, төрле күнегүләр эшләделәр. Мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова һөнәрләр, аларның кеше тормышындагы роле, һөнәр сайлау үзенчәлекләре, бүгенге заманның иң актуаль һөнәрләре турында сөйләде. Соңыннан укучыларга шушы...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында башларын салганнарны искә алдылар
Бөтен республика буенча мәрхәмәтлелек, изгелек кылу атналыгы бара. Шул уңайдан халыкара "Без хәтерлибез" акциясе кысаларында үткәрелгән Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көненә багышланган чарадан Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмады. Авыл уртасындагы һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашларны искә алдылар. Безнең киләчәгебез өчен үзләрен...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – "Диңгез йолдызы" салаты
Сезгә "Диңгез йолдызы" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: лимон согы белән майонез - 3 аш калагы; кальмарлар - 1 тушка; кукуруз - 250 грамм; тавык йомыркасы - 4 данә; краб таякчыклары - 200 грамм; пешерелгән кишер - 1 данә; укроп - 3 сабак. Кишерне һәм йомыркаларны пешерәбез. Кишерне чистартабыз...
-
"Сарман" кинотеатрында гимназия укучылары белән викторина узды
«Сарман» кинотеатрында Сарман гимназиясенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары белән «Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы» уңаеннан «Табигать - туган йортыбыз!» исемле кино- викторина уздырылды. Табигатькә кагылышлы уеннар уйнатылып, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар соңыннан Галимҗан Гыйльмановның пьесасына төшерелгән «Дал слово - выполняй!» әкият-фильмын карадылар.
-
Саклаубаш урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар үтә
Тиздән Бөек Җиңүнең 72 еллыгы җитә. Шул уңайдан Саклаубаш урта мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. 18 апрель - Халыкара Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан 8 нче сыйныф укучылары һәйкәл янын чистартырга төштеләр. Сугыш ветераннары белән бергә, безнең тыл ветераннарын да онытырга хакыбыз юк. 7 нче сыйныф укучылары Саклаубаш авыл китапханәсендә...