19 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасы игълан иткән "Яңа ел уенчыгы" бәйгесендә балалар актив катнаштылар
Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме алдыннан «Яңа ел уенчыгы» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Бу эшкә барлык төркемнәр дә бик кызыксынып тотындылар. Тәрбиячеләре Люция Фәррахетдинова һәм Гөлназ Хәертдинова булган икенче кечкенәләр төркеме бигрәк тә активлык күрсәтте. Балаларның әти-әниләре белән бергәләп ясаган уенчыклары арасында ниләр генә юк иде:...
-
Җәлилдә укучылар арасында шахмат ярышлары узачак
Берникадәр тәнәфестән соң район укучылары Спартакиадасы янәдән дәвам итә. 24 гыйнварда икенче санлы Җәлил урта мәктәбендә 1997-1999, 2000-2001, 2002 һәм аннан яшьрәк елгы егетләр һәм кызлар арасында шахмат ярышлары үтәчәк. Ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Ярышларның Положениесе
-
Сарманлыларга томанда сак булырга киңәш ителә
Алдагы сәгатьтә, көн ахырын һәм кичкә кадәр сакланып, Республикада урыны белән 500 метрдан кимрәк күрү мөмкинлеге белән томан көтелә. Юл-транспорт һәлакәтләре арту куркынычы бар, авиарейслар тоткарланырга мөмкин.