18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Райондашыбыз Почет грамотасы белән бүләкләнде
Мәгариф тармагындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габидуллин Газинур Әзһәт улы муниципаль район Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" концертка чакыра
20 ноябрьдә район мәдәният йортында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге", электр һәм почта элемтәләре үзәкләре, ДОСААФның район оешмасы хезмәткәрләренең смотр концерты була. Рәхим итегез! Башлана 19.00 сәгатьтә. 12+
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Бөтенроссия форумында катнашты
12 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәләренең Бөтенроссия форумы үтте. Мондый форматлы һәм масштаблы уникаль чараның бу әле беренче тапкыр уздырылуы. Аның эшендә "Бердәм Россия" партиясенең рәисе, Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Форумда Татарстан делегациясе составында муниципаль район башлыгы - җирле бүлекчә политсоветы секретаре Фәрит...
-
Районда атна шәхесләре – Дамир Йосыпов һәм Илназ Бадыйков
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Дамир Йосыпов Йосыпов Дамир Өлфәт улы 1974 елның 7 апрелендә Яхшы Каран авылында туа. Әлмәт политехник техникумын, соңрак Казан юридик институтының Алабуга филиалын, социаль һәм гуманитар белемнәр институын...