18 апрель 2016 яңалыклары
-
Сарманда чираттагы киңәшмә узды
Район Советында чираттагы киңәшмә узды. Аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш нәтиҗәләре һәм язгысын уздыру буенча алга куелган бурычлар турында хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов сөйләде. Санитар икеайлык кысаларында авыл җирлекләрендә уздырылган рейд нәтиҗәләре белән Башкарма комитетның административ комиссиясе җаваплы сәркатибе Айдар Хөснетдинов...
-
"Җәлил чаткылары" берләшмәсенең хезмәт десанты өмәдән читтә калмады
Игелек кылырга омтылыйк Табигатькә яз килә.Әле генә явып үткән яңгырлардан соң, дөнья тагын да ямьләнеп китте: әнә яшел чирәм баш калкыта, беренче сары чәчкәләр күренә. Күңелдә шигъри юллар туа. ...Ялтыр-йолтыр итеп уйный яшен, Шаулатып ла җиргә җәй килә. Яңгыры да шифалы бит, яусын әйдә, Яшәү дәрте арта һәркемдә. Җәй башы...
-
Сарман гимназиясе укытучысы Вәсил Ихсанов районның тарихи урыннарын өйрәнә
18 апрель - Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Безнең районда да һәйкәлләр рәтенә кертерлек төрле корылмалар һәм галиҗәнап чал тарих белән бәйле урыннар шактый. Шулай ук аларны өйрәнүче тарихчыларыбыз да бар. Сарман гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ихсанов Вәсил Борһан улы - районыбызның шундый шәхесләреннән берсе. Аны газетабыз...
-
Район газетасы сайтына биргән котлауларны еракта яшәүче туганнарыгыз да күрә ала!
Менә сезнең, хөрмәтле газета укучылар, интернет кулланучылар, берәрсен бәйрәм, юбилей яки башка истәлекле вакыйга белән котлыйсыгыз килде ди. Иң элек нәрсә эшлисез? Әлбәттә, район газетасына мөрәҗәгать итәсез. Ә сез котлауларны сайтка да биреп булганын беләсезме? Анда котлау биргән очракта, еракта яшәүче якыннарыгызны, туганнарыгызны, дусларыгызны да тәбрикли аласыз. Моның өчен, нәкъ...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сельдерей белән язгы салат
Сезгә сельдерей белән язгы салат рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - болгар борычы - 60 грамм; - сельдерей сабаклары - 70 грамм; - редис - 2 данә; - яшел суган - 2 данә; - 18 % эремчек - 2 аш калагы; - тәмләткечләр - ½ аш калагы; - сарымсак -...
-
Район оешмалары арасында мини-футбол буенча чемпионат башлана
Бүген Сарманда район оешмалары арасында мини-футбол буенча чемпионат старт ала. 17 команда 4 төркемгә бүленеп уйнаячак. Иң яхшылары плей-оффка чыгачаклар. Уеннар 12 июньгә кадәр дәвам итәчәкләр. Чемпионатның календаре һәм командалар белән түбәндәге сылтама буенча үтеп таныша аласыз. Мини-футбол
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә экологик өмә үтте
Ләшәү Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбендә санитар-экологик икеайлык кысаларында укучылар мәктәп ишегалдындагы чәчәклекләрне чистарттылар, үсентеләр утыртуга әзерләп куйдылар.