18 март 2016 яңалыклары
-
Район объектлары янгынга каршы хезмәткә автоматик рәвештә сигнал бирү җайланмалары белән тәэмин ителә
Халык күп була торган, социаль әһәмияткә ия объектлар янгынга каршы хезмәткә автоматик рәвештә сигнал бирү җайланмалары белән тәэмин ителгән булырга тиешләр. Районда бу юнәлештә даими эш алып барыла. 64 шундый объектта, шул исәптән Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты, «Шәфкать» үзәге, «Җәлил» санаторий-профилакторие, үзәк һәм Җәлил хастаханәләрендә, барлык белем бирү учреждениеләрендә...
-
"Сарман" кинотеатрында киновикторина үткәрелде
Бүген «Сарман» кинотеатрында урта мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән «Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!» дигән исем астында киновикторина узды. Балалар юл-транспорт һәлакәтләренә очрамасыннар, юлда үзләрен дөрес тота белсеннәр, юл йөрү кагыйдәләрен төрле хәлләрдә дөрес сайлап, югалып калмаска өйрәнсеннәр өчен документаль фильм күрсәтелде. Аны караганнан соң балаларга юл...
-
Ләшәү Тамак балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте
Бүген Ләшәү Тамак балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Балалар, Кыш Бабайны озатып, Нәүрүзбикәне каршы алдылар, карга боткасыннан авыз иттеләр, салам курчакны яндырдылар. Шулай ук Нәүрүз Ләшәү Тамак мәктәбендә дә бәйрәм ителде.
-
Сарманлылар йокы көнендә дә уяулык күрсәтәләр
Бөтендөнья йокы көне 2008 елның 14 мартында йокы көненең Халыкара комитеты тарафыннан йокы медицинасы Халыкара ассоциациясендә үткәрелә башлады. Ул һәр елны март аеның икенче тулы атнасының җомгасында уздырыла. Бу елны әлеге дата 18 мартка туры килде. Йокы көне дөрес йокы пропагандасына, йокы белән бәйле булган проблемаларга игътибарны көчәйтергә, аларны булдырмый...
-
Күтәмәле мәктәбендә биология-химия атналыгы узды
Татарстан Республикасы буенча су саклау зоналары елы кысаларында Күтәмәле мәктәбендә 14-19 март көннәрендә биология-химия атналыгы узды. Аны фән җитәкчесе Ринат Дәүләтов оештырды. Атналык ачык дәресләргә, кызыклы тәрбияви чараларга бик бай булды. Биология-химиядән ачык дәресләр, суларны саклау, күчмә кошлар рәсемнәре, кош ояларына конкурс игълан ителде. Гомуми нәтиҗә буенча жюри йомгак ясады....
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шпинаттан аш
Сезгә шпинаттан аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 1 стакан; - тавык йомыркасы - 1 данә; - каймак - 100 миллилитр; - су - 5 стакан; - ак май - 50 грамм; - шпинат - 250 грамм. Шпинат яңа булса, аны агып торган су астында яхшылап юарга...